Гөлчирә апа 90 яшендә дә җор телле һәм зиһенле
1 июль көнне Җәлил бистәсендә яшәүче Гарифуллина Гөлчирә Гарифулла кызына 90 яшь тулды.
Гөлчирә апа Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә биш балалы гаиләдә туып-үсә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә, шунлыктан, өч сыйныфны тәмамлауга ук, колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. 1960 елда Казанга китә һәм “Газаппарат” заводында штамповщица булып эшли, лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя, күптөрле бүләкләргә, мактаулы исемнәргә лаек була. Хезмәт һәм тыл ветераны.
Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Җәлил поселок җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов җиткерделәр.
Гөлчирә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев