«ДеTVора» чираттагы җиңүен яулады
25 ноябрь көнне «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Балалар кинофестиваленең төп максаты татар телен саклау, тамашачылар мәдәниятен үстерү, балаларның һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади якларын анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннары җитештерү ярдәмендә баетуга ярдәм итү иде.
«Биредә 15 районнан катнашучылар һәм аларның әти-әниләре, тәрбиячеләре килгән. Әти-әниләрсез һәм тәрбиячеләрсез бу фильмнар барлыкка килмәс иде. Бу зур хезмәт. Сезнең алда баш иям», — диде сәхнәгә җиңүчеләрне котларга чыккан «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.
«Кыска исемлеккә кертелгән анимацион фильмнарны карап та, Татарстанда анимациягә якты киләчәк фаразлап була. Без кинематографиягә дә зур үсеш телибез. Чөнки балаларның бу юнәлеш белән ничек кызыксынуын күреп торабыз», — диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков.
"Яңа ел әкияте«н тәкъдир иикән Җәлил поселогының «ДеTVора» командасы «Иң романтик фильм» дипломына лаек булды.
Конкурска килгән 497 эш арасыннан «ДеTVора» Интернет-телевидениесе төшергән «Кечкенә» исемле балалар өчен кыска метражлы фильм (җитәкчеләре — Гөлшат Идрисова һәм Артур Кашапов) 1 урынга лаек булды.
"Милли мультfest"та катнашучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар һәм яңа казанышлар өчен иҗади илһам телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев