САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әсма апага 90 яшь тулды

Бүген Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Гыйльманова Әсма Җәмил кызына 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, авылның имам-хатыйбы Илдар Әшрафуллин, якыннары да юбилярга сихәтлек, бәрәкәтле гомер теләделәр. 
Әлмәт районы Нәдер авылы кызының Иске Минзәләбашка килен булып төшкәненә дә быел ноябрь аенда 65 ел тула.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев