90 яшен тутырган Гомәр абыйның күңеле 50дә генә әле
-
Буралы Чишмә авылында гомер итүче Талипов Гомәр Талип улына бүген 90 яшь тулды. Күңеле дә, йөзе дә яшь, җор телле ветеранга, сөбханАллаһ, һич тә үз яшен бирерлек түгел. Юбилярны истәлекле бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге һәм күчтәнәчләр тапшырды. Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, җирлек һәм район Советы депутаты Альбина Сабирова, улы, килене дә Гомәр абыйга сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.
Гомәр абыйның оптимистик рухы, яшәү мәгънәсе хакында «Сарман» газетасының алдагы саннарында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев