САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәниф Хәсән улын 90 яше белән тәбрикләделәр

Сарман авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны Хәсәнов Хәниф Хәсән улы бүген якыннары белән туган көнен бәйрәм итте.

Олуг юбилее белән аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Хәниф абыйның якын дустының туганы Әшрафулла Зарипов та юбилярга тигез тормыш, бәрәкәтле гомер теләделәр. 
Хәниф абыйга бүгенге яшен һич тә биреп булмый. Аның җор телле, зиһенле, нык хәтерле булуы сокландырды. “Аяклы энциклопедия” диюләре дә юкка түгел. Сарманның, хәтта районның бик күп кешесен белә, үткәннәрне яхшы хәтерли, күңел түрендә матур истәлекләр саклый. 
Рәхилә апа белән 60 ел тигез гомер кичереп, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 6 оныклары, дүрт оныкчыклары өчен сөенәләр. 
- Бер оныгыбыз миңа да, әбисенә дә “Айфон” алып бирде. Аннан да яңалыкларны укыйбыз, ютубтан видеолар карыйбыз. Ә “Сарман” газетасыннан башка яши алмыйбыз, - диде “крутой” юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев