Вәсилә апа 101 яшен тутырды
Түбән Ләшәү авылында яшәүче Юнысова Вәсилә Корбангали кызына бүген 101 яшь тулды.
Истәлекле көне белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды. Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, кызы, туганнары, авылдашлары да йөзьяшәр әбигә киләчәктә дә кадер-хөрмәт, булган сәламәтлегенең какшамавын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев