САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне иң матур бәйрәмнәрнең берсе – “Соңгы кыңгырау” белән тәбрик итәм. 
   Күпчелек укучылар өчен мәктәп кыңгыравының шатлыклы чыңлавы зарыгып көткән җәйге яллар башлануын хәбәр итә. Алар кызыклы, истә калырлык булыр, яңа уку елында белем алуны дәвам итәр өчен яңа көч-энергия өстәр, дип ышанам. 
   Хөрмәтле укытучылар! Бүгенге бәйрәм көнендә фидакарь хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм. Мәгариф өлкәсендә дә заманча технологияләр көннән-көн зуррак урын алуга карамастан, яшь буынны тәрбияләүдә хезмәтегезнең роле кимеми. Чөнки укытучының балаларга карата мәхәббәтен, күңел җылысын бернинди алдынгы технологияләр дә алмаштыра алмый. Белем алу белән беррәттән, балалар мәктәптә рухи чыныгу үтә. Коллективта яшәргә өйрәнә, җәмгыятькә карата үз фикерен формалаштыра. 
   Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Кыңгырауның соңгы чыңлавы сезне гадәттәгечә җәйге ялга түгел, ә олы һәм кызыклы, әмма үтә дә җаваплы тормыш юлына чакыра. Алган белемнәрегез, тәрбиягез һәрвакыт тугры юлдаш булсыннар. Мәктәп сезгә Дуслык, Намус, Туган ил кебек төшенчәләрне аңларга, белем дөньясында югалып калмаска, батыр булырга өйрәтте. Шуңа күрә, кайда гына, кем генә булсагыз да, туган мәктәбегезне, сезгә йөрәк җылысын биргән укытучыларыгызны, сыйныфташларыгызны онытмагыз. Зур тормыш юлыннан кыю адымнар белән атлагыз, тәвәккәл булыгыз. 
   Бүген сәләтле яшьләргә хыялларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр бик күп. Заман таләпләренә җавап бирерлек, конкуренциягә сәләтле белгеч булу өчен, төпле һәм ныклы белемнәр кирәк. 
   Кадерле балалар! Сынаулар алдында куркып калмагыз. Сезгә имтиханнарда уңышлар, киләчәк тормышыгызда бәхетле булуыгызны телим. 
   Хәерле юллар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев