САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, лаеклы ялга чыккан ветераннар!

Мәдәният өлкәсе иҗатка гашыйк, үз эшен яратучы кешеләрдән тора. Сезнең мәдәни мираска һәм халык иҗатын үстерүгә керткән көндәлек өлешегез кешеләргә гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Үзегезнең намуслы хезмәтегез белән музей, китапханә, кинотеатр, сәнгать, музыка мәктәбе һәм мәдәният йортларының уңышлы эшләвен тәэмин итәсез. Сез хезмәтегез белән буыннан-буынга күчүче кыйммәтләрне — туган тел һәм әдәбиятны, гореф-гадәт, йолаларны һәм мирасны саклыйсыз, безнең кече Ватанның мәдәни һәм рухи көчен үстерүгә ярдәм итәсез.

Сезгә хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Җырларда җырланган Сарман данын, Илһам Шакиров, Зөһрәләр салган якты, моңлы сукмактан атлаучылар санын тагын да арттырырсыз, дип ышанам.

Реклама

Барлык мәдәният хезмәткәрләренә, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, зур иҗади җиңүләр, бетмәс-төкәнмәс илһам, барлык башлангычларда һәм иҗатта уңышлар телим.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев