Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Белем көне белән котлый
Хөрмәтле райондашлар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр! Кадерле балалар!
1 сентябрь — Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Белем бәйрәменең һәрберебез өчен дә әһәмияте зур, чөнки барлык уңышларның нигезе мәктәптә салына.
Мәгариф тармагындагы эшчәнлекне тагын да яхшыртырга, балаларга белем һәм тәрбия бирү сыйфатын күтәрергә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Хөкүмәтебез тарафыннан бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
Мәгариф учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү, аларның материаль-техник базаларын, автопаркларын яңарту, укытучыларга яңа ноутбуклар бирү — бу юнәлештә сөенечле күренеш. Бүген районыбызның барлык белем бирү учреждениеләре яңа уку елына әзер.
Кадерле балалар, сезне яңа кызыклы уку елы көтә. Мәктәп сезне туган илебезне яратырга, бөек илебезнең лаеклы гражданнары булырга өйрәтер. Тырышып укыгыз, мәктәптә үткән һәр көнегезнең кадерен белегез. Уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга юмарт булсын.
Хөрмәтле укытучылар, яңа уку елы сезгә яңа уңышлар алып килсен. Куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Аерым рәхмәт сүзләрем мөхтәрәм мәгариф ветераннарына барып ирешсен.
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның мәктәптә яхшы укуларын, илебезнең лаеклы гражданнары булуын күреп, шатланырга язсын сезгә.
Барыгызны да тагын бер кат Белем бәйрәме белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев