САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы эшмәкәрләргә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан матур теләкләрен юллый

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Сезне Россия эшмәкәрлек көне – районда икътисадый һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә сизелерлек өлеш керткән энергияле һәм инициативалы кешеләр, эшлекле бергәлек вәкилләре бәйрәме белән котлыйм. Эшмәкәрләр – милли байлыкны булдыруга һәм арттыруга үз энергиясен һәм талантын юнәлдергән халыкның иң эшлекле өлеше ул. Әлеге бәйрәмнең барлыкка килүе – күп санлы кыенлыкларга карамастан, яңа эшчәнлек төрләрен үзләштерүче, районда эш урыннары булдырган, ахыр чиктә район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүче кешеләрнең хезмәтенә ихтирам билгесе. Сарман муниципаль районы территориясендә 746 кече һәм урта бизнес субъекты үз эшчәнлеген алып бара. 86 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 660 шәхси эшмәкәр, 1930 үз-үзләрен эш белән тәэмин итүче исәпләнә. 21 җәмәгать туклануы предприятиесе, 230 сәүдә объекты, 70 КФХ эшли. Районның барлык торак пунктлары көндәлек кирәк-яраклар һәм товарлар белән тәэмин ителгән. Күчмә сәүдә «Сарманпотребсоюз» кооперативы тарафыннан алып барыла. Эшмәкәрләр яңа стратегияләр һәм бизнес алып баруның нәтиҗәле ысулларын эзләүне дәвам итәләр. Яңа җитештерүләр барлыкка килә. Район үзәгендә дә, ерак авылларда да сәүдә биналары төзелә һәм файдалануга тапшырыла. Районда уңай мисаллар чынлыкта бик күп. Бүген безнең бурыч – кече һәм урта эшмәкәрлекнең гамәлдәге субъектларын саклап калу һәм үстерү, энергияле һәм инициативалы кешеләрне икътисадның әлеге тармагына күбрәк җәлеп итү. Район үсешенә керткән өлешегез, социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнашуыгыз, үз тәҗрибәгезне һәм иҗади энергиягезне салуыгыз, үҗәтлек һәм профессиональлек сыйфатларыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм һәм бәйрәм белән котлыйм. Районыбызның иминлеге һәм үсеше өчен сезгә эшкуарлык идеяләре, ышанычлы эшлекле партнерлар, тотрыклы керемнәр, отышлы килешүләр насыйп булсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим!

Реклама

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X