Әскәт абый 90 яшен тутырды
Яңа Имән авылында яшәүче Зәкиев Әскәт Зәки улына бүген 90 яшь тулды.
Гомер бәйрәме белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге һәм 62 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәше Әнисә апага чәчәк бәйләме тапшырды. Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсирә Хисамова да Әскәт абый белән Әнисә апага тигез тормыш, ныклы сәламәтлек теләде. Уллары, киленнәре, оныклары да кадерле кешеләрен бәйрәм белән котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев