САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөхәллилә апа авыр сугыш елларын бүген дә яхшы хәтерли

Бүген – 11 гыйнвар көнне Азалак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Кәримова Мөхәллилә Рамазан кызы гомер бәйрәмен – 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мөхәллилә апа бик яшьли колхозда хезмәт куя башлый, лаеклы ялга чыккач та, Азалак мәктәбендә өч ел җыештыручы булып эшли. Тормыш иптәше – “1 Май” колхозының алдынгы тракторчысы – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Әнвәр абый белән өч бала үстерә. Лаеклы ялга чыккач, күп еллар буе мәңгелеккә күчкән авылдашларын соңгы юлга озату кебек изге эшне башкара.
Мөхәллилә апаны күркәм юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев