САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Кәшердә Галия апа Сираевага 90 яшь тулды

Бүген Иске Кәшер авылында гомер итүче Сираева Галия Хәйрулла кызына 90 яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән – район контроль-хисап палатасы рәисе Флүзә Хаҗиева, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Галимов исеменнән – өлкән фельдшер Гөлназ Ардыханова, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Ләйсәнә Баһманова, Иске Кәшер авылы фельдшерлык-акушерлык пункты шәфкать туташы Альбина Әмирова, авыл ветераннар советы рәисе Зина Якупова, бертуганы – район гына түгел, республика дәрәҗәсендә танылган шагыйрь, академик, тарихчы, шәҗәрәче, бик күп исемнәр иясе һәм төрле премияләр лауреаты Дамир Гарифуллин котладылар, истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Юбилярны котларга якыннары, туганнары да җыелдылар.
Галия Хәйрулла кызы 1934 елның 25 маенда Хәйрулла һәм Бибимәхтүмә Гарифуллиннарның гаиләсендә 9 нчы бала булып Яхшыбай авылында дөньяга килә. Барлыгы алар 12 бала булалар. 1953-1954 елларда Кыргызстанга китеп, мамык җыючылар конторасында хисапчы булып эшләгән. 1955 елда Алабуга медицина училищесына укырга керә. 
1957 елда аны аерымлык белән тәмалый, медицина институтына укырга юллама алуга карамастан, анда бара алмый. Әтисе авыру, әнисе олыгайган – ярдәмләшергә кирәк булу сәбәпле, Сарайлы авылы фельдшерлык пункты мөдире булып эшкә урнаша, 1958 елда Яхшыбай авылы медпукты мөдире итеп күчерелә. 1984 елга кадәр шул урында эшли. 1984 елда Җәлил поселогында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортына күчерү юлы белән медсестра булып урнаша. 1996 елның февралендә эштән туктый. 
1958 елда Яхшыбай авылы егете Зәһир Сираев белән гаилә кора. 2 ул, 1 кыз үстерәләр.  Тормыш иптәше, зур уллары Илдар армиядән кайткан 1979 елда, 48 яшендә, каты авырудан вафат була. Хәзерге вакытта 8 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Советлар Союзының Мактаулы доноры, хезмәт ветераны, бик күп санлы грамоталар һәм медальләр иясе. 1997 елдан Иске Кәшер авылында кызы Разия һәм кияве Радик тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев