САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илексаз җирлеге башлыгы сугыш чоры балалары янында булды

Бүген – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов җирлектә яшәүче сугыш авырлыкларын, ятимлек ачысын татыган ветераннар янында булды, аларның хәлләрен белеште, күчтәнәчләр тапшырды.

“Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина да ветераннарга сихәт гомер теләде. 
Мөхәссәнә һәм Әзһәр Рәхимовларның, Галия Әхмәтованың, Морбашта яшәүче Мөҗәһит Гыймаевның да балачаклары дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Әтиләре яу кырында ятып калган сабыйларның тормышлары бик җиңелләрдән булмый. Шулай да бик тырыш, эшкә нык булып үсәләр алар. Язмыш куйган сынаулар алдында сынатмыйча, фидакарь хезмәтләре белән гомер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев