САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Беренче сыйныфларга мәктәп портфеле тапшырдылар

-

15 июльдән республикабызда, шул исәптән районда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясенә старт бирелгән иде. 

Агымдагы елда район мәктәпләренең беренче сыйныфларына 317 бала укырга керәчәк. Шулар арасыннан 90 балага “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфель бүләк итү каралган. Бүген – 20 август көнне ул 30 балага тапшырылды. 

Тантанага җыелган сабыйларны, ата-аналарны һәм башкаларны иң элек район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. 

– Әлеге акция республикабызда 2007 елдан бирле үткәрелә. Без 17 ел дәвамында күп балалы, аз керемле гаиләләрнең беренче сыйныфка баручы сабыйларына мәктәп кирәк-яраклары белән ярдәм итеп киләбез. Быел алар янына әтиләре махсус операциядә катнашучы балалар да өстәлде. Безнең ир-егетләребез исән-сау булсыннар, имин килеш туган якларга әйләнеп кайтсыннар. Ә сезгә, кадерле балалар, тырышып укуыгызны, әти-әниләрегезне уңышлар белән сөендереп торуыгызны телим, – диде ул. 

Балаларны иганәчеләр дә котлап үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев