90 яшьлек Нәсимә апа бүген котлаулар кабул итә
Күтәмәле авылында яшәүче Гыйздетдинова Нәсимә Мөхлисулла кызына бүген 90 яшь тулды.
Ул Анак авылында туып-үскән. Беренче сыйныфка кереп, ярты гына ел укыса да, тормыш мәктәбен яхшы үзләштерә. Нинди генә авырлыклар алдында да баш имичә, сынатмый эшли һәм яши ветеран. Юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә балалары, туганнары күпләп җыелганнар иде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән Нәсимә апаны олуг юбилее белән аның урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйсирә Хисамова, район Советы, авыл җирлеге депутаты Альбина Сабирова да хезмәт ветеранына хәерле гомер, кадер-хөрмәттә яшәвен теләделәр. Юбилярны кичә хезмәт куйган коллективыннан – “Җәлилнефть” идарәсеннән дә килеп котлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев