САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Нишләде бу балалар? Тагын бер укучы мәктәптә атыш оештырган...

Малай әтисенең мылтыгы белән килгән.

Пермь краендагы Сарс бистәсендә алтынчы класс укучысы мәктәптә атыш оештырган, дип яза ТАСС.

12 яшьлек укучы "Сайга" мылтыгы белән килә һәм дәрес барган вакытта коридордагы ишеккә һәм түшәмгә ата.

Атыш тавышлары ишеткәч, укытучылар кабинетларда бикләнә. Ишек пыяласы атылып аягы киселгән укучыдан кала зыян күрүчеләр юк. Атканда малай: "Минем эчемә Алла керде!" дип кычкырган. Директор хатын коридорга чыга, малайны кабинетына керергә күндерә ала. Аннары аны кулга алалар.

Малай әтисенең мылтыгы белән килгән. 112 каналы язуынча, ул директорга үзен кимсеткән кыздан күч алыр өчен шулай эшләвен әйткән. Аннары ул тагын бер сәбәпне атаган - әтисенең әнисен гел кимсетүен сөйләгән.

Чыганак: Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев