Кичә Сарманда булган "Тоннель" нәтиҗәләре
Хәвеф-хәтәр

Кичә Сарманда булган "Тоннель" нәтиҗәләре

«Тоннель»  нәтиҗәләре.

«Тоннель»  нәтиҗәләре.

    31 майда   06.30 сәг. – 07.30 сәг. кадәр вакыт эчендә Сарманда Советская урамының 33 һәм 2А  номерлы йортлары янында «Тоннель» профилактик чарасы уздырылды. Аның максаты- спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклау иде.  Профилактик чара  барышында барлыгы 29  транспорт чарасы туктатып тикшерелде,  8 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Аларның 2 – куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар, 5 – автотранспорт документларын өйдә онытып калдырып йөручеләр, 1 – иминият страховкасыннан башка йөрүче.  Кагыйдә бозучыларның барысына да административ беркетмәләр төзелде.

 

Район ЮХИДИ булекчәсе.


Нет комментариев