Әнисе үтерергә теләгән Чаллыдагы җиде яшьлек малай якын көннәрдә Республика балалар клиник хастаханәсенә озатылачак.
Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
"Бала һәм ананың хәлен табиблар уртача авыр дип бәялиләр. Алар икесе дә Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә. Хәзер малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерү мәсьәләсе хәл ителә», – дип билгеләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Пычак белән чәнчегән вакытында умыртка артериясе җәрәхәтләнүгә карамастан да табиблар баланың кул һәм аяк функцияләрен саклап кала алган.
Фото: https://pixabay.com
Нет комментариев