Чаллыда 20 яшьлек кыз үзенә ташланган ир-аттан котыла алган
Чаллыда 20 яшьлек кыз явыз ният белән үзенә ташланган ир-аттан котыла алган.
Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.
Күңелсез хәл 25 июньдә, ГЭС бистәсендә килеп чыккан. Ир-ат аңа һөҗүм иткәндә, 20 яшьлек кызның өенә кайтып барышы булган. Ир-ат начар ният белән аны җиргә еккан һәм көч кулланмакчы булган. Кыз бирешергә теләмәгән, ярдәм сорап кычкырган, бар көченә каршы торган. Шуннан ир-ат аны кыйнап качкан.
Зыян күргән кыз үзе "Ашыгыч ярдәм" чакырткан. Кызны хастаханәгә озатканнар.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев