Журналистны кочаклыйсыңмы?
Хәбәрләр

Журналистны кочаклыйсыңмы?

Бүген, хөрмәтле төркемдәшләр, гадәти булмаган бәйрәм — «Журналистны кочакла» көне.

Әлеге бәйрәмнең ватаны — Америка Кушма Штатлары. Ул урта гасырларда — 1596 елда ук барлыкка килгән. Ул вакытта бу көнне газета таратучыларны кочаклаганнар, ә хәзер ул — журналистларны хөрмәтләү көне. Ә ни өчен нәкъ менә аларны? Чөнки журналистлар — безне бөтен дөнья яңалыклары белән таныштырып баручы иң мөһим кешеләр, һәм алар үз хезмәтләре өчен эмоциональ рәхмәткә мохтаҗ кешеләр. Ә җылы мөнәсәбәт аларга илһам бирә, яңа язмалар, яңа идеяләргә рухландыра.

Шулай булгач, якыннарыгыз, танышларыгыз арасында журналистлар бар икән, читенсенмәгез, рәхәтләнеп кочаклагыз!


Нет комментариев