Зур Нөркәй мәктәбенә Зифа Кадыйрова кунакка килде
Бүген Зур Нөркәй урта мәктәбе тел һәм әдәбият сөючеләрне кунакка җыйды.
Районның тел белгечләре белән очрашуга танылган язучы — тормышчан әсәрләре белән күпләрнең күңелен яулаган каләм остасы Зифа Кадыйрова да килгән иде. Аның «Язмыш сынавы» повесте буенча куелган мелодрамасы герое — спектакльдә Гарифә ролен башкарган Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә Гөлфия Фәйзерахманованың да кичәдә катнашуын чарадагылар бик җылы кабул иттеләр. Кунакларны иң элек мәктәп директоры Ләйлә Шәйхеразыева сәламләде, изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләре тапшырды. Аннан укучылар язучының «Бәхеткә юл кайдан?» әсәреннән өзек сәхнәләштерделәр. Әлеге әсәр буенча үткәрелгән фикер алышу, «Яклаучылар» һәм «Гаепләүчеләр» «суды» да бик җанлы узды. Зифа Кадыйрова белән Гүзәлия Фәйзерахмановага чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кунакларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән аның урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде. Ул язучыга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Чара турында тулырак «Сарман» газетасының алдагы санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев