«Зөбәрҗәт» «Уйнагыз, гармуннар!»да сертификатка ия булды
Татарстанның туган көнендә Казан шәһәрендә үткән республикабызның иң зур, иң халыкчан бәйрәме «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә Сарман данын Нөркәй авылыннан «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы яклады.
Ул меңәрләгән халык каршысында бик матур чыгыш ясады һәм Рәисебезнең күлмәкләр тектерү өчен сертификатына һәм лауреат исеменә лаек булды. Күлмәкләрне Бөтендөнья Татар Конгрессы тектерәчәк
— Төбәгебез данын яклап катнашкан барлык катнашучыларга, шулай ук район һәм республика җитәкчеләренә чиксез рәхмәтләремне җиткерәбез, — диләр нөркәйлеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев