САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы егет Булат Сөләймановны искә алдылар

Икенче санлы Җәлил урта мәктәбендәге татар теле һәм әдәбияты атналыгының иң масштаблы чараларының берсе “Татар җыры” конкурс-фестивале булгандыр.

Ул ел саен үткәрелә. Быел җыр бәйрәме мәктәбебезнең талантлы укучысы булган Булат Сөләйманов истәлегенә багышланды. Бу җырчы егетебезнең гомере 2019 елның 13 сентябрендә автомобиль авариясендә өзелгән иде.
Конкурс нигезләмәсе буенча һәр сыйныф бер җыр белән чыгыш ясады. Аны я дуэт, я ансамбль белән башкарырга кирәк иде. Ялгыз чыгыш ясаучылар конкурска кабул ителмәде.
Һәр параллель сыйныф үз җырын аерым-аерым башкарды. Чыгышлар алдыннан 2019 елгы чыгарылыш тарафыннан эшләнгән “Мәңгегә йөрәкләрдә син, Булат” дип аталган видеоролик күрсәтелде.
Башкару осталыгын профессионаллардан торган жюри бәяләде. Катнашучыларга Дипломнар тапшырылды, ә Гран-прига 6 нчы б сыйныфы лаек булды. Конкурсның спонсоры Ильмир Харисов булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев