САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янурыс авылында яшәүче Насиха апа Әхмәтова 90 яшен бәйрәм итте

Быелгы туган көне Насиха апа өчен аеруча истәлекле булды, чөнки аны тәбрикләргә хәтта чит илдән дә кунаклар кайтып киттеләр.

Америкада яшәүче оныгы Эльвира һәм аның тормыш иптәше Полның дуслары әбигә озын гомер, тагын матур күрешүләр теләделәр. Ә бүген исә юбилярны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, балалары, оныклары, якыннары, күршеләре тәбрикләделәр. Фәрит Мөнәвирович Насиха апага чәчәк бәйләме бүләк итте, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләкләре тапшырды. 
Насиха апа озак еллар медпунктта санитарка булып эшли. Шәфкать туташлары белән беррәттән, уколын да кадый, яралар да бәйли. 
- Тик торылмады инде. Хәзер дә хәрәкәтсез яши алмыйм. Аяклар йөреп, куллар эшләп торганда, тырышабыз инде, - ди ул. 
Бакчаларында помидор, борычын үстерә, чәчәкләр ярата Насиха апа. Гөл чүлмәгенә күчереп утыртылган викторияләре һаман җиләк биреп, кызарып утыралар аның. Балаларына, оныкларына үрнәк булып, якыннарының уңышларына куанып яши ул. 
Юбилярыбыз хакында тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев