САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәттәшебезне искә алабыз

.

 

Исән булса, элеккеге каләмдәшебез – талантлы журналист, юморескалар остасы, оста оештыручы һәм булдыклы җитәкче Кушаев Илгизәр Мөҗәһит улына кичә – 8 сентябрьдә 90 яшь тулган булыр иде. 

Илгизәр Кушаев 1933 елның 8 сентябрендә Ворошилов (хәзерге – Тукай) районының Хуҗи авылында туа. 1950 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлый. Соңыннан Чаллы шәһәрендә мкханизаторлар мәктәбендә укый. Хезмәт юлын Теләнче-Тамак машина-трактор паркында тракторчы булып башлый. 1952-1955 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1955 елда туган авылында тракторчы булып эшли. 1956-1957 елларда Нөркәй совхозы буенча ВЛКСМ райкомында инструктор вазифаларын башкара. 1958 елның 1 декабреннән – “Игенче” газетасында җаваплы секретарь. Ворошилов районыннан Яңа Юлга үзгәртелгән район соңрак Сарман районы белән берләштерелә. Илгизәр Кушаев та Сарман районының “Югары уңыш өчен” газетасында әдәби хезмәткәр, җавалы секретарь, мөхәррир урынбасары булып эшли. 1962-1963 елларда исә Минзәлә районының районара газетасы “Коммунизм таңы”нда – авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире. 1963-1974 елларда – Сарман районының “Ленинчы” газетасында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире һәм мөхәррир урынбасары. 1974-1995 елларда – “Ленинчы” газетасы мөхәррире. СССР Журналистлар союзы әгъзасы. 1981 елда аңа “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елның 24 гыйнварында вафат. Сарман зиратына күмелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев