САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәниф абый белән Рәхилә апа котлаулар кабул итәләр

Бүген Сарманда яшәүче Хәниф һәм Рәхилә Хәсәновлар бергә яшәүләренең 60 еллыгын – җәүһәр туйларын билгеләп үтәләр.

Хәсәновлар 1963 елның 6 мартында язмышларын бергә бәйлиләр, бергәләп өч бала үстерәләр, озын һәм мактауга лаек хезмәт юлы үтәләр. Бүгенге көндә алар балалары игелеген, онык һәм оныкчыклар куанычын күреп, матур картлык кичерәләр.
Хәниф абый белән Рәхилә апаны җәүһәр туйлары белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга шулай ук район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман районы буенча Россия эчке эшләр бүлеге һәм бүлекнең ветераннар советы коллективлары һәм башкалар кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Благопристойные за поздравления! Очень приятно