САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Украинадагы махсус операциядә катнашучыларга районнан гуманитар ярдәм җибәрелде

Бүген Украинада махсус операциядә катнашучы егетләргә районнан чираттагы гуманитар ярдәм китте.

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенә, район ветераннар (пенсионерлар) Советына һәм инвалидлар җәмгыятенә җыелган гуманитар ярдәмне ике машинага төяделәр. Барлыгы ике тоннадан артык азык-төлек, көнкүреш товарлары, медикаментлар, кием-салым әзерләнде, илебез сакчыларына язылган хатлар да җибәрелде. Игелекле гамәлгә оешма-предприятиеләр, якташлар, авыл җирлекләре халкы, гомумән, барлык район халкы, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы – теләгән һәркем кушылды. Якташыбызның – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салиховның гаиләсе, Украинада хезмәт итүче егетләребезнең сорауларына нигезләнеп, кирәк-яраклар булдыруда ярдәм күрсәтте. Чарада шулай ук район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр вәкилләре, Сарман гимназиясе юнармиячеләре, «Хәрби кардәшлек» иҗтимагый хәрәкәте һәм башкалар катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев