“Тәүфыйк” мәчете матурлана
Район үзәгендәге “Тәүфыйк” мәчетендә төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Мәчетнең имам-хатыйбы Илнур Хәзрәтнең әйтүенчә, ул агымдагы елның 22 сентябрендә башланган. Биредә түбә алыштырыла, идәннәр яңартыла, керү өлеше зурайтыла. Ремонт эшләре халыктан җыелган акчага башкарыла. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә мөмкин: төзекләндерүгә теләгән һәркем үз өлешен кертә ала. Акчаны мәчеттәге тартмага да салырга, банк счетына да күчерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев