Татарстанда вузга кабул итү тәртипләре үзгәртелде
.
Республикада абитуриентларны вузга кабул итү тәртипләренә үзгәрешләр кертелде. Көндезге бюджет формасына кабул итү кампаниясе 17 августка кадәр озайтылды. Булачак студент бер үк вакытта 5 вузга гариза бирә ала. Өч урынына хәзер 10 юнәлешкә документ тапшырырга хокуклы. Аларны вузның электрон мәгълүмати системасы, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында “Вузга онлайн керү” суперсервисы аша, элеккеге традиция буенча кулдан да тапшырырга мөмкин.
Конкурс исемлегендә исем-фамилия күрсәтелми, аны СНИЛС номерына алыштырачаклар, ул булмаса – укырга керүченең кодына. Укырга кабул итүнең төп этабының икенче дулкыны кире кагылды. Хәзер студентлар бер генә дулкында кабул ителәчәкләр. Олимпиада җиңүчеләре, ташламаларга хокуклы абитуриентлар, “целевик”лар ташламалардан файдаланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев