Татарстанда контракт белән хезмәт итүчеләргә түләүләр күләме 3 миллион сумнан артты
Махсус хәрби операция зонасында хәрби контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр саны көннән-көн арта бара.
Кыюлык үрнәге күрсәткән ир-егетләребез сынатмыйлар.
Хәрбиләргә иң зур финанс ярдәме күрсәтүче төбәк булып Татарстан республикасы тора. Бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме август башында 600 мең сумга артты.
– Хәзер бу сумма 3 миллион 100 мең сумны тәшкил итә. Аның 2 миллион 700 меңен – республика, 400 меңен Россия Федерациясе Оборона министрлыгы түли. Экипировка, башка төбәкләрдән килгәндә, юл, ашау һәм яшәү өчен түләүләр, частька барган өчен юл чыгымнарын каплау, тиз арада рәсмиләштерү һәм медицина комиссиясен үтү һәм башка бик күп төрле бонуслар каралган, – дип хәбәр иттеләр Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариаттан.
Махсус операциядә дәүләт мәнфәгатьләрен яклаучы ир-егетләребезгә бөтен яклап ярдәм күрсәтү мөһимлеген Рөстәм Миңнеханов та кат-кат ассызыклый. Бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру – хәрбиләргә, махсус операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә каралган ярдәм системасының бер өлеше генә. Монда 10 миллионга кадәр булган әҗәтләрне гамәлдән чыгару, кредит каникуллары, балалар өчен ташламалар, алгы сызыктагыларга ярдәм һәм башкалар керә.
– Махсус хәрби операция зонасында хәрбиләрнең хезмәт хакы аена 210 мең сумнан башлана. Һәрбер катнашучы хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм тиешле түләүләр алачак. Егетләргә даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрелә. Алар маскировкалау челтәрләре белән киемнән башлап машина, дрон һәм башка җиһазлар белән дә тәэмин ителәләр. Теләгәннәр Оборона министрлыгының махсус бүлекчәсенә – Африка корпусына да эләгә алалар. Контракт төзүчеләр полигоннарда әзерлек үтәчәкләр, – дип өстәделәр хәрби комиссариатта.
Сүз уңаеннан
Татарстанда хәрби контракт төзүнең барлык шартлары белән танышу өчен https://heroes-tatarstan.ru сайтына керергә кирәк. Шунда ук гариза бирергә дә була. Мәгълүмат алу өчен 89173963132, 89874248791 (районнан контракт төзергә теләүчеләр өчен), 117 (республикада яшәүчеләр өчен), 8 (800) 222-59-00 (башка төбәк вәкилләре өчен) телефоннары буенча шалтыратырга да мөмкин. https://zabotasvo.tatar сайтында ярдәм чаралары турында язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев