САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Шундый һөнәр бар— Ватанны саклау" исемле батырлык дәресләре узды

Хәрби хезмәтнең абруен күтәрү, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан, Сарман урта мәктәбендә һәм гимназиядә унынчы сыйныф укучылары өчен «Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау» дигән чара узды.

Хәрби кием кию кайсы гына баланың хыялы түгел икән? Шуңа да район мәктәпләрендә белем бирү белән рәттән, патриотик тәрбия дә игътибар үзәгендә. Укучыларны дисциплиналы, хәрби уку йортларына әзерлекле итеп тәрбияләү - мәктәпнең төп бурычларының берсе. 
- Хәрби хезмәткә бары көчле кешеләр генә килә һәм эшли ала. Рух һәм тән ныклыгы монда беренче урында тора. Бүгенге очрашуда офицерлар турында сөйләшү укучылар өчен кызыклы булды, диеп уйлыйм. Рафаэль Газизуллинның истәлекләрен дә алар игътибар белән тыңладылар, - диде ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев