САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарымсакны кайчан утыртырга?

Октябрьдә киләсе ел уңышы өчен бакчада сарымсак утыртып калдыралар. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы белгечләре көзге сарымсак өчен түтәл ясау һәм туфракны ашлау буенча киңәшләр бирде.

Сарымсакны, тамырланырга өлгерсен өчен, кышкы салкыннар җиткәнче якынча 1,5 ай алдан утыртырга кирәк.

Түтәлне сентябрьдә үк ясап, туфракны яхшылап ашлап куярга була. Туфракка һәр квадрат метрга 10 килограмм исәбеннән черемә, 1 стакан акбур һәм 2 стакан көл, 2 аш кашыгы калий сульфаты һәм 1 аш кашыгы суперфосфат сибәргә. Шуннан соң җирне казып чыгарга. Сарымсак утырткан көнне түтәлгә 1 квадрат метрга 10-20 грамм исәбеннән карбамид (мочевина) ашламасын һәм су сибәләр.

Түтәлдә 6-8 сантиметр тирәнлектәге буразналар сызарга. Буразна арасы 20-25 сантиметр булырга тиеш. Сарымсак тырнакларын бер-берсеннән 6-8 сантиметр ераклыкта утыртырга. Түтәлгә су сипкәч, өстенә 3-4 сантиметр калынлыкта мүлчә (черемә, вакланган салам, торф, пычкы чүбе һ.б.) җәяргә кирәк.

ФОТО:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев