Сарманлылар өчен Казан юлы кыскарды
Кичә – 31 декабрь көнне Татарстан Республикасының Министрлар кабинетында «Түләүле юлларны файдалануга тапшыру һәм 2024 ел өчен юл-төзелеш сезоны нәтиҗәләре турында» дигән темага брифинг үткәрелде.
Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юл тармагында башкарылган эшләргә тукталды. Агымдагы елда республикада эре проектлар сафка бастырылган. Болар – М-7 юлында Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап уза торган юл участогы, «Зур Зеленодольск» проекты кысаларында төзелгән юл участогы, Казан шәһәрендә Горький шоссесы һәм башкалар.
Зур төзелешләр алып барганда, төбәк юллары да зарар күргән булып чыкты. Аларның кызу темплар белән бер-ике ел эчендә төзекләндереләчәге билгеләп үтелде.
Республикада шулай ук ике түләүле юл сафка бастырылган. Казанда Вознесенский трактының 2 нче этабы, Шәле-Баулы юлында Алексеевск-Әлмәт участогы төзеп бетерелгән. Түләүле юллар 300 километрга җиткән.
«Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында да барлыгы 106 киломтрдан артык юлда эш башкарылган. Төбәк юлларында 53 участокта юллар төзекләндерелгән. Боларга Казан, Чаллы, Түбән Кама юллары участоклары да керә.
Җыеп кына әйткәндә, быел республикада юл эшләре өчен якынча 83 миллиард сум акча тотылган. Министр шулай ук республиканың юл объектларын тапшыру буенча уникаль рекордка кергәнен дә билгеләп үтте.
Яңа юллар сафка бастырылу безнең райондашларыбыз өчен дә Казан юлын кыскартты. Яңа юлдан башкалага барып кайтучылар да бар инде. Алар аның югары сыйфатлы икәнлеген һәм шактый вакытны янга калдырырга ярдәм иткәнлеген әйттеләр.
Фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев