САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарманлылар форумда катнаштылар

4 июль көнне Бөгелмә районында Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышында яшәүче һәм тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калучы балалар алучы гаиләләрнең IV Республика туристик форумы үткәрелде.

Ул Педагог һәм остаз, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елларына, шулай ук Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.
Чарада 100 кеше — республиканың алты муниципаль районыннан 11 гаилә катнашты. Һәр команда туристлар сукмагындагы каршылыкларны уңышлы үтте, «Визит карточкасы», «Туристлар җыры» конкурсларында иҗади талантларын ачты, туристлар газетасы эшләүдә осталыкларын һәм туган якны ничек белүләрен күрсәтте.

Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Район данын яклаучы Раббаниевлар, Мөхәммәдиевләр уңышлы чыгыш ясадылар. Җиңүчеләргә, призерларга һәм барлык чыгыш ясаучыларга грамоталар һәм призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев