САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сарман»га язылу кампаниясенә старт бирелде

Агымдагы елның 1 апреленнән 2023 елның II яртыеллыгы өчен “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына язылу кампаниясенә старт бирелә.

“Сарман”ның ярты елга язылу бәясе – 798,12, “Новый Сарман”ныкы – 530,76 сум. Оешмалар исә “Сарман”га ярты елга – 888,18 сумга языла алалар. Аларга районның барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук онлайн язылырга мөмкин. Район газеталарына язылуның альтернатив варианты да бар. Аларга редакциягә килеп яки үзәк базар территориясендәге “Фотоэксклюзив” салонында язылып була. Бу ысул белән язылганда, “Сарман”ның ярты елга язылу бәясе – 450, “Новый Сарман”ныкы – 400 сум, һәм аларны редакциягә яки үзәк базар территориясендәге “Фотоэксклюзив” салонына килеп аласы була. “Сарман” ул – район, республика һәм илкөн яңалыклары, гыйбрәтле язмышлар, файдалы киңәшләр, хокук, медицина, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башка бик күп темаларга тирән эчтәлекле язмалар, кызыклы бәйгеләр ул. “Сарман” безне очраштыра, уйландыра, дуслаштыра, берләштерә... Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев