Сарманда үрнәк гаиләләр белән очрашу үтте
Хәбәрләр

Сарманда үрнәк гаиләләр белән очрашу үтте

-

27 гыйнварда район мәдәният йортында 2024 ел — Гаилә елы уңаеннан «Гаиләм-җылы оям» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр — Яңа Әхмәт авылыннан Вәлиевлар, Хөснуллиннар, Мортышбаш авылыннан Сөнгатуллиннар катнашында узды.

Килгән кунаклар гаиләләре турында сөйләделәр, балалар да, әти-әниләр дә уеннарда катнаштылар, тәмле чәй белән сыйландылар. Һәр гаиләгә истәлек бүләкләре тапшырылды.


Нет комментариев