Бүген Сарманның Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында көзге байлык һәм муллыкка багышланган чара оештырылды.
Ул “Табигать – тиңсез хәзинә” дип аталды. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелде. Фестиваль-ярминкәдә авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнаштылар. Алар “Көзге остаханә”, “Могҗизалы яшелчә”, “Көзге сыйлар”, “Талантлар күпере” номинацияләренә, фантазияләрен кулланып, бик күп төрле эшләр тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары аларны бәяләгәндә, тырышлык, оригинальлек, куелган хезмәт, осталыкка игътибар бирделәр. Соңыннан җиңүчеләр бүләкләнделәр.
0
0
Нет комментариев