Сарманда хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәйкәл төзиләр
Район Үзәк ял паркында төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән райондашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл-стелалар урнаштыру матур гадәткә керде.
Бу хәрби бердәмлекне, теләктәшлекне символлаштыра. Моңа кадәр булганнары янына тагын бер стела урнаштырыла. Аны Әфганстан, Чечня, Сирия, Дагестанда хезмәт иткән һәм хәзерге вакытта Украина, Донбасс хәрби хәрәкәтләрендә катнашучы райондашларыбыз хөрмәтенә ясыйлар. Әлеге берлекнең җитәкчесе һәм башлап йөрүчесе – Илнур Зәйнәгытдинов.
- 1 июльдә Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Шул вакытка һәйкәлне өлгертергә тырышабыз. Аны эшләүгә һәркем өлеш кертергә тырыша. Төп хезмәтләреннән бушаган вакытларында булдыра алганча килеп эшләп китәләр. Кем кирпеч сала, кем плитә җәя, кемдер эретеп-ябыштыру эшләрен башкара, - диделәр хәрби хезмәт юлы үткән егетләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев