Сарманда җирле шагыйрь Рәис Кәлимуллинның иҗат кичәсе үтте
Бүген “Сарман” кинотеатрында Иске Минзәләбаш авылында туып-үскән, гомерен халыкка транспорт, коммуналь хуҗалык хезмәте күрсәтүгә багышлаган, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкләгән Кәлимуллин Рәис Әнис улының иҗат кичәсе үткәрелде.
Аны «Сарман таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе, күренекле журналист Рәйхана Мирсәетова алып барды. 70 төрле һөнәр иясе булган каләм иясе хакында аның туганнары, авылдашлары, иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре иң матур теләкләрен җиткерделәр, шигырьләрен укыдылар, багышлап, җырлар бүләк иттеләр. Өч сәгатькә сузылган иҗат бәйрәме бер тында үтте һәм үзәкләштерелгән китапханәдә чәй өстәле артында дәвам итте.
Бу хакта тулырак «Сарман» газетасының алдагы санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев