САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Сарманда йолдызга багышланган кичә үткәрелде

Кичә – 24 сентябрь көнне район үзәк китапханәсендә районыбыз горурлыгы, якташыбыз, халык язучысы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Хөсәен Ямашев исемендәге дәүләт бүләге иясе Мәдинә Маликованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан «Әдәбият күгендә үз йолдызыбыз” дигән әдәби кичә үткәрелде.

Чараны оештыручы китапханә хезмәткәрләре катнашучыларны авторның тормыш юлы һәм иҗади мирасы белән таныштырдылар. Катнашучылар Мәдинә Маликованың иҗаты һәм татар әдәбиятына керткән өлеше турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.

Китапханә хезмәткәрләре тәкъдим иткән китап күргәзмәсе аеруча игътибарны җәлеп итте. Күргәзмәдә язучының әсәрләре, фотосурәтләр һәм буклетлар бар иде.

Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән театраль күренеш кичәнең төп мизгеле булды. Алар Мәдинә Маликова язган «Ожмах балалары» трагикомедиясеннән өзек күрсәттеләр. Инсценировка тамашачыларда хис-кичерешләр һәм соклану хисләре тудырды, әсәрнең атмосферасын һәм башкаручыларның осталыгын тапшырды. Кичә язучының китапларыннан сайлапалынган өзекләрне уку белән үрелеп барды.

Бәйрәм чарасында Мәдинә ханымның авылдашлары, туганнары, “Сарман таңнары” әдәби берләшмә әгъзалары һәм язучының иҗатын үз итүчеләр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев