САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда «Бер минут тынлык» акциясенә кушылдылар

Бүген, 22 июньдә, илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Монна нәкъ 82 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган...

Шул уңайдан бүген Сарманда «Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Район Үзәк ял паркында үткән чарага җыелган халыкны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде, куркыныч вакыйгаларның кабатланмавын теләде. Чарага Сарманда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәррәм Фәйзуллин да килгән иде. Яу кырында ятып калганнар истәлегенә багышланган бер минут тынлыктан соң мемориалга чәчәкләр салынды, тәкыялар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев