Сарманда балалар поликлиникасы үз ишекләрен ачты
Хәбәрләр

Сарманда балалар поликлиникасы үз ишекләрен ачты

Район үзәгендә реконструкция һәм капиталь төзекләндерүдән соң балалар поликлиникасы үз пациентларына ишекләрен ачты.

Уңайлы, матур итеп эшләнгән, заманча шифа йортыннан балалар да, аларның әти-әниләре дә канәгать. 
Шушы ук бинада хатын-кызлар консультациясе, бала тудыру йорты һәм көндезге стационар да урнашкан. Алар да заман таләпләренә туры китереп ремонтланды һәм җиһазланды. Балалар өчен керү юлы үзәктән һәм уң як кырдан булса, хатын-кызлар консультациясе һәм көндезге стационарга арткы ишекләрдән керергә кирәк.

Зөлфия Шәрипова тексты.

Ләйсән Фәхретдинова фотолары.

 

 


Нет комментариев