Сарман урта мәктәбендә хәрбиләр белән очраштылар
Хәрби-патриотик айлык кысаларында, бүген Сарман урта мәктәбендә очрашу узды.
Чарада район комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, локаль хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран хәрбиләрнең «Хәрби кардәшлек» оешмасы рәисе Илнур Зәйнәгытдинов, әфганчыларның район бүлекчәсе җитәкчесе Радис Якупов катнаштылар. Аны мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча педагог-оештыручысы Илгизәр Гаделшин оештырды. Очрашуга кергән 5, 7 сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр.
Мәктәпнең «Барс» хәрби-патриотик түгәрәгенә йөрүчеләр өчен бу аеруча файдалы очрашу булды, аларны юнармия сафларына да алачаклар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев