САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман сәнгать мәктәбен төзекләндерделәр

Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә 57 миллион 400 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды.

Агымдагы елда районда төзү-төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Аларның күбесендә эш төгәлләнде, дияргә мөмкин, я булмаса, ахырына якынлаша. Капиталь төзекләндерү уздырылган биналарның берсе – Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе дә яңа уку елын матурланып каршы ала. Шушы көннәрдә ул, тагын да купшыланып, укучыларга ишекләрен ачачак.
Сәнгать мәктәбенә нигез 2005 елда салынган. Шул дәвер эчендә биредә укып, бик күп талант ияләре музыка дөньясына юл алдылар, бүгенге көндә зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, район, республика данын яклыйлар. Илһамы, Зөһрәләре белән тарихка кергән җыр-моң ягы яшь талантларны үстерүгә күп көч куя. Җырлы сандугач моңы буыннардан буыннарга күчеп, күңелләргә дәрт өсти.
- Федераль проект нигезендә төзекләндерелүче бинабыз бик матур булып үзгәрде. Барлык коммуникацияләр яңартылды, бүлмәләрдә дә үзгәрешләр шактый. Янгын сигнализациясе, Интернет бүгенге заман таләпләренә яраклаштырылды. Бүлмәләрдә вайфай да бар хәзер, - диде мәктәп директоры Гөлшат Шириева.
Чыннан да, капиталь төзекләндерү эшләрен алып барган “Таткоммунжилсервис” подрядчы оешмасы сәнгать мәктәбенең эчендә тулысынча үзгәртеп кору эшләре башкарган. Электр линияләре, җылылык челтәре, канализация яңартылган. Идән-түшәм, тәрәзә-ишекләр өр-яңа, елкылдап торалар, заманча, үзгә. Баскыч та үзгәреш җиленә эләккән. Ул да бик стильле килеп чыккан. Стеналар өр-яңадан эшләнеп, аларны мәктәпнең сәләтле рәссамнары, зәвыклы итеп, тематикалап бизәп тә куйганнар инде. Киенү-чишенү бүлмәләре ясалып, алар кызлар һәм егетләр өчен аерым. Хореография бүлмәсе киңәйтелгән. Иң игътибар җәлеп иткәне: биючеләр өчен душ бүлмәсе көйләгәннәр.
- Сәнгать мәктәбендә өч – “Балачак”, “Дуслык”, “Шатлык” ансамбльләре эшли. Икесендә кызлар шөгыльләнсә, соңгысына егетләр йөриләр. Аларга зур бүлмә кирәк иде. Без моны аеруча көтеп алдык. Ансамбльләрнең чыгышлары, күбесенчә, җырлы-биюле. Ә моңа кадәр аларга барлык мөмкинлекләрне тудырып булмый иде, хәзер анысы да булды – иркенгә чыгачаклар, - дип сөенә җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев