САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман гимназиясе укытучылары табигатьтә педсовет уздырдылар

Уку елы ахырында гимназия укытучылары, табигатькә чыгып, яшел «ПЕДСОВЕТ» үткәрделәр.

Менә 2023-2024 уку елы да ахырына якынлашты. Укытучылар өчен бу, беренче чиратта, башкарылган эшләргә исәп-хисап, педагогик эшчәнлегенең уңай һәм тискәре якларын анализлау, киләчәкне планлаштыру булды.  

Май аенда һава торышы җылы һәм кояшы белән артык иркәләмәсә дә, 29 май көнне күптән көтелгән җәйге кояшлы көн иде. Шуңа табигатьтә вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәреп булды. Юкка гына "Яшел педсовет" оештырмадылар инде алар. Табигать белән аралашу күңел халәтенә бик уңай йогынты ясый, стрессны җиңәргә булыша, нерв системасын бик яхшы тынычландыра. "Бу безнең һәрберебез өчен бик мөһим. Саф һава, яшел урман, кечкенә елганың агышы, кошларның шат сайраулары, үзара дустанә аралашу, шашлык, уеннар, бергәләп фотоларга төшү, статусларга кую hәм башкалар кәефне тагын да күтәрде", - диделәр гимназиялеләр. 

Яшел педсовет укытучыларның еллык йомгаклау бәйрәме булды. "Нәкъ менә монда без тән белән дә, җан белән дә ял итә алабыз һәм үзебезне укучылар итеп хис итәбез", - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев