САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман чанасы Мамадышта Гран-прига лаек булган

Кичә Мамадыш шәhәрендә традицион «Санифест» - Бөтенрәсәй креатив чаналар фестивале үткәрелде.

Анда төрле регионнардан 46 команда чыгыш ясады. Безнең район данын Ләшәү Тамакның "Татар борычлары" командасы яклады hәм абсолют җиңүче - Гран-прига лаек булды. Команда әгъзалары Илнур Ханнанов, Ринат Дәүләтов, Ревал Газизов, Сирина Дәүләтова, Азалия Ханнанованың бу беренче генә уңышлары түгел. Алар ел саен фестивальдә катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар. Без креатив райондашларыбызны чын күңелдән җиңүләре белән тәбриклибез hәм киләчәктә дә бөек үрләр яулауларын телибез.

ВИДЕО:https://vk.com/mamadysh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев