САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салым хәбәрләре килдеме?

11 сентябрьдән милек салымнарын түләү турында хәбәрләр таратыла башлады. Милек салымнары 1 декабрьгә түләнергә тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең 11 нче районара салым инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучыларга салым хәбәрләре электрон рәвештә җибәрелә. Шуңа күрә әлеге сервисдан файдаланучыларның үзләренең шәхси кабинетларын ачып караулары сорала.

Әлеге сервисга ялганмаган салым түләүчеләргә хәбәр якын арада почта бүлекчәләре аша җиткереләчәк. Хәбәрләр этаплап җибәреләчәк һәм бу эш октябрь аенда төгәлләнәчәк. Димәк, барлык кешенең дә 1 декабрьгә кадәр салым суммасы белән танышырга һәм аны түләргә вакыты җитәрлек булачак.

Салым хәбәрләрен кәгазьдә алу белән бәйле уңайсызлыклар булмасын өчен, салым органнары электрон аралашуга күчәргә тәкъдим итә. Бу очракта, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасыннан яки Салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланып, салым эшләре белән өйдән чыкмыйча гына идарә итәргә мөмкин.

Исегезгә төшереп үтәбез: Шәхси кабинетта үзеңнең күчемсез милек объектлары һәм теркәлгән транспорт чаралары турындагы мәгълүматны, электрон рәвештә салым хәбәрен алырга, күпме салым исәпләнгәнен белергә, түләргә, 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тутырырга була.

Милек салымнары салым органнары тарафыннан барлык ташламаларны исәпкә алып чутлана. Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында тулырак мәгълүмат алу өчен, һәр муниципаль берәмлектә Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам» дигән интернет-сервисга кереп карарга мөмкин.
Салым хәбәрләрендә салымны тиз түләү өчен реквизитлар, тулырак әйткәндә, исәпләнгән акчаларның уникаль идентификаторы (УИН), штрих-код һәм QR-код бар. Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы Шәхси кабинеттан, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасыннан яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы Шәхси кабинеттан файдаланып, исәпләнгән салымнарны берничә минут эчендә генә дә түләргә мөмкин.

Сервислар һәм дистанцион аралашу мөмкинлекләре салым түләүчеләргә салым органнарыннан кирәкле хезмәтне һәм мәгълүматны оешмага бармыйча гына, тиз алырга мөмкинлек бирә.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев