САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Саклаубаш халкы пай җирләре өчен түләү сорады

Авыл җирлегендә үткән җыенда халык үзен кызыксындырган сорауларын күпләп бирде.

Аларның күбесен пай җирләре өчен түләү мәсьәләсе борчый. Бу уңайдан җавапларны агрофирма җитәкчесе Раил Җиhангиров бирде. Ул салам, арпа, он белән түләү мөмкинлеге барлыгын, акчалата да исәп-хисап ясарга булганын әйтте. Моның өчен бары тик алдан хәбәр итәргә кирәк. Җитәкче агрофирманың узган елгы эшчәнлеге хакында да сөйләде. Ә районда башкарылган эшләргә, тормышка ашырылган программалар хакында район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады.

Авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина җирлектәге эшләргә тукталды. Җыелышта шулай ук криминоген хәл, янгынга каршы профилактик чаралар турында да чыгышлар тыңланды. Ахырдан җирлек тормышында актив катнашкан Илгизәр Вәлиев, Ринат Габидуллинга җирлек башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев