САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Саклаубаш оныгы республикада җиңү яулаган

Саклаубаш авылында яшәүче Рафаэль hәм Суфия Нуриевларның оныгы Аленага әле дүрт кенә яшь.

Ул Әлмәт шәhәре балалар бакчасына йөри, шулай ук фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Кечкенә булуына карамастан, кызчыкның уңышлары да бар. Нефтьчеләр кубогына оештырылган республика ярышларында катнашып, ул үз категориясендә җиңү яулады. Аленаның уңышларына әбисе белән бабасы гына түгел, әтисе Рамис белән әнисе Гүзәл, барлык туганнары да сөенәләр hәм горурланалар. Без дә аның киләчәктә тагын да танылуын, уңыш юлдаш булуын телибез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X